Саҗидә Сөләйманова.Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Саҗидә Сөләйманова.Ни белән үлчәнә үткән гомер?

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Ни белән үлчәнә үткән гомер? Ни белән үлчәнә үткән гомер? Йөргән юллар белән, уй чаткысы булып йөзгә төшкән юл-юл сырлар белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Менгән үрләр белән, үзән-үрләрендә йөргәнеңдә белгән серләр белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән, кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр белән. Һәм өметләр белән! Йә табылган, йә тапталып калган... Гомерең алда - үлчәүләргә сыймас хыялларың барда. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СаҗидәСөләйманова #Нибеләнүлчәнәүткәнгомер? #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

446

0