"Пар каен"

"Пар каен"

17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәсимә, гафу ит инде мине, әллә ничек килеп чыкты. - Таһирның пышылдап кына әйткән сүзләренә Рәсимә җавап бирмәде, бары тик башын ирнең киң җилкәсенә салды. Рәхәт иде аңа. Нигә шунда бар дөньясы казалып китми. Машина дискысыннан йомшак кына музыка агыла. Кызы арткы утыргычта изрәп йоклап ята, ә ул янындагы ирнең көчле җилкәсенә ятып ял итә. Таһир күзләрен юлга текәп сүзсез генә үз уйларына бирелеп барган җиреннән, башын бормыйча гына, Рәсимәне кочаклап алды. Кая барам соң мин? Ни эшләдем, үз гомеремдә бер мәртәбә дә хатыныма хыянәт иткәнем булмады, ничек үземне йөгәнли алмадым? Әллә бу хыянәткә керми микән? Юктыр, кермидер хыянәткә. Минем бит любовницам юк. Очраклы гына килеп чыкты бу хәл. Ә Зөлфия сизсә? Сизәргә тиеш түгел, сиздермәм, юлдан кайту белән ваннага чумармын. Юлда күпме кеше утыртып йөреп, мондый хәлнең булганы булмады. Ничек килеп чыкты соң әле бу? Ә Рәсимә шәәп! Сусаган назга. - Таһир Рәсимәне үзенә табарак тартып китерде дә, аның чәч бөртекләрен иреннәре белән кысып уйный башлады.

Тэглар:

344

0