
Габдулла Тукай "Иртә"
17 нче көн #әдәбимарафон2025 Иртә Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана. Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар. Торды халык, уянды: Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә Күккә җитез кошлар да. Шушы вакыт балалар Мәктәп таба баралар; Букчалары артында, Алар гыйлем дәртендә.
443
0