Шәмсия Җиһангирова "Гомер уза..."

Шәмсия Җиһангирова "Гомер уза..."

17нче көн #әдәбимарафон2025 Гомер уза... Сирәк күрешәбез. Еллар санын кушып елларга... Кемнәр исән... Кемнәр инде “киткән”... Вакыт та юк туктап уйларга... Һаман ашыгабыз... Йөгерәбез... Белми ни артыннан куганны. Нидер җитми һаман, нидер кирәк... Кадерлибез микән булганны?! Өлешләргә тиеш көмешләрне Без туганчы бүлеп куйганнар: Гаилә, балалар, әти-әни, Хезмәттәшләр, дуслар, туганнар... Өйләребез җылы. Табыннар мул. Тыныч илдә гомер кичәбез... Көмеш кенә җитеп бетми... Кайчак Алтыннарын өмет итәбез... ...Гомер заялыгын уйладым да, Куйдым бүген кинәт сискәнеп. Кудык, кудык... дөнья артларыннан, Тик барыбер куып җитмәдек... “Өлгерербез...” диеп йөри-йөри, Килеп җиткәнбез бит алтмышка! Күп өлеше инде артта калган, Алда булачагы, һай, кыска! Һәрбер көнгә күзне ачкан саен, Алга диеп, артка барабыз... Баш эшләгән, аяк йөргән чакта Бер-беребезне күрми калабыз... Безнең дуслык, юкса, айлар түгел, Дистә еллар белән сыналган... Уйлар уртак, кайгы-шатлык уртак, Акыл-фигыль уртак булалган! Һәр көн саен күрешеп тормасак та, Күп булса да таныш-белешләр, Өстәлә торса да яңа дуслар – Булалмас шул сезнең кебекләр! Якты йолдыз кебек балкытасыз Сүрәнләнгән күңел күгемне... Шул дуслыкның кадерен белеп кенә Яшик әле калган гомерне! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Гомеруза #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

433

0