Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

Җитмәсә, Гөлинең хәтере бик әйбәт, кайчак аннан өлкәннәргә хас тапкыр сүзләр дә чыгып куя иде. Бервакыт кышның җылы бер көне, яфрак кадәрле җепшек кар төшә. Югары очтан авылның ихтирамлы карчыгы Камилә әби кайтып килә. Күркәм әби, башында кара камчат бүрек, кулында матур таягы. Шунда җыелган ирләрдән берәү ил карчы- гына сорау бирде: - Камилә әби, киләсе елда игеннәр ничек булыр? Киләсе җәйнең кайсы вакытына туры килә бу җепшек кар? - Менә, оланнар, Аллаһы боерса, киләсе җәйләр явым- төшемгә бай булыр. Игеннәр күкрәп торыр. Бу карлар бодай башак чыгарган вакытларга туры килә инде. Шулчакта шифалы яңгырлар явып үтәр. Аллаһы боерса шулай булыр!

Тэглар:

159

0