
17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Илсөяр Иксанова " Яну
Сине көтеп үткән көнем яна. Синсез үткән сагыш-төнем яна. Көннәр-төннәр диеп юанабыз, Ә чынында исә гомер яна. Бер болынның бер үләне яна, Бер агачның, бер ботагы яна. Учак яна диеп ялгышабыз, Ә чынында исә гомер яна. Офыкларда алсу шәфәкъ яна. Күкрәкләрдә дөрләп йөрәк яна. Мәхәббәт бу - яна, дөрли дибез, Ә чынында исә гомер яна. Яшен уты булып эзе кала, Моңы кала... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИлсөярИксанова #Яну #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
140
0