
16 нчы көн. Каргыш корбаны. Гөлсинә ХАНӘФИ
Урам очына җитеп, авыл кырыенда урнашкан зиратның зәңгәргә буялган коймасы һәм зур капкасы каршына җитеп, туктап калды Гәрәй. Куаклар арасында басып торган яшел түбәле йортны күрүгә, тагын да каты итеп тибә башлаган йөрәк турысына кулын куйды. Бераз тынычлана төшкәч, йозак эленгән капка алдыннан үтеп китте дә, койма читеннән уңга борылып, аның авыл хуҗалыгы кырына карап торган зур булмаган ян капкасыннан эчке якка атлады. Чирәм арасында күренер-күренмәс сукмактан, зиратка мәңгелеккә күченгәннәрнең хәзер инде төп йорты булып саналган, җирләү өчен кирәк-яраклар сакланган өй ягына таба юнәлде. Ул - аның туган йорты... Өйнең ал ягы, рамнары кайчандыр акка буялган тәрәзәләре белән, каршысында урнашкан, бер чардуган белән тотып алынган дүрт кабер һәм, билгеләнгән тагын бер булачак кабер ягына карап тора. Кабердә - Гәрәйнең әти-әнисе, бертуган абый-апасы. Бишенче урын - әлегә буш... Башка авылдашлары кебек, шәһәрдән авылга үз йортларын, әти-әнисен күрергә ашкынып кайту мөмкинлеге юк аның. Чөнки, андый шатлыктан ул күптән мәхрүм... Гәрәйнең йорты да, гаиләсе дә - зиратта... Менә бүгенге Гает көненә, һәр елдагыча зират кылырга кайтты ул. Мәчеткә кереп тиешле сәдакасын биреп чыкты да, авылның икенче очына таба җәяүләп юл тотты... Сирәк кайта Гәрәй туган авылына. Аны биредә көтеп торучы бер якын кешесе дә калмады... ерак туганнары һәм авылдашларыннан кала. Туган нигезләрендә дә бер казык та юк. Алар яшәгән йорт урыны - күптән инде су буе чирәмлеге. Олы яшьтәге тирә-күршеләре үлеп бетте. Ә яшь буынны ул белми, күбесе - аны танымый...
538
0