
16 нчы көн. Соңгы әманәт. Нурзия МИРХАЗОВА
...Армиягә киткәндә Гөлшаһидәсенең биргән бүләге күз явын алырлык иде. Ике ягын тутырып чиккән кулъяулыгы арада иң матуры, иң купшысы, иң затлысы булды. Почмагында алтын җепләр белән чигеп язылган «Көтәм» дигән сүзе, чәчәгеннән аңкыган хушбуй исе Котдусны гына түгел, башка егетләрнең дә башын әйләндерде... Егетне армиягә озатырга килгән башка кызлардан җыелган кулъяулыкларны ул почмакларын төенли-төенли, бер-берсенә тоташтырып бәйләде, аннан муеныннан җилкәсенә төшереп, кат-кат урады. Ә Гөлшаһидәнекен пөхтәләп төреп куен кесәсенә салды. Военкомат ишегалдында, муенындагы озын сөлгене хәтерләтүче кулъяулыкларны алды да: «Әнигә тапшырырсың», – дип, үзен озата килгән авылдашына тоттырды. Ә сөйгәненең бүләге – йөрәк түрендә кала бирде. Кая барса да, һәрчак үзе белән булды ул кулъяулык... Гөлшаһидәнең елмаюлы карашы бүгенгедәй хәтерендә... Еларга җитешсә дә, ул үзен кулга ала белде. Матур теләкләр тели-тели: «Кайтканыңны көтәм», – диде. Ә Котдус уен-көлкегә борып: «Көтми генә кара, аерып алырмын!» – диде үзсүзләнеп. Җүләр! Хәер, ул әйткән сүзләренең мәгънәсен үзе дә аңлап җиткермәгән булган. Бүген бу сүзләр белән һич килешмәс иде. Ничек инде кеше кадәр кеше гаиләсен бозып, кайчандыр вәгъдәләшкән ярым иде, дип аерып алып булсын! Булмаганны! Кияүгә бару – кунакка бару түгел лә! Чыккансың икән, яшә – барган җиреңдә таш бул! Кирегә юл юк! Әй кызык, рәхәт чаклар. Эх, шул мизгелләрне кире кайтарырга...
412
0