16 нчы көн.Кояш шундый көләч әле. ӘхсәнБаян

16 нчы көн.Кояш шундый көләч әле. ӘхсәнБаян

16 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Кояш шундый көләч әле, Дөня яшел, әле, Җәй шундый юмарт һәм тырыш, Тантана итә тормыш. Яшел бакча, яшел урман Якты моң белән тулган. Тик моңсу сабырлык саклап, Җилпенә сары яфрак. Юл буе-яшел яланнар, Кала сары саламнар. Кысылып кинәт, җилкенеп, Йөрәк куя җилпенеп.

Тэглар:

421

0