
16 нчы көн Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"
Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды. -Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер, -дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте. Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды...
116
0