16нчы көн.

16нчы көн.

16нчы көн #әдәбимарафон2025 СӨЮ БАР. 1.Беркөн килеп тормыш күкләреңдә Яшен камчылары уйнаса Кайгылардан янган җаннарыңнан Куяр урыннарың булмаса? 2. Һич көтмәгән чакта аяз күгең Ямьсез, кара болыт капласа Ялгыш кереп ялган сукмакларга Чыгар юлларыңны тапмасаң? 3. Туктап калма... Аҗаганнар булып Офыкларга китәр яшеннәр Бүген күкнең чиксез зәңгәрлеген Бары болыт кына яшергән 4. Башың күтәр... Яшьле күзләреңә Тамчы булып тамар болытлар Туңган күңелеңне җылытырга Аллаһ биргән сүнмәс өмет бар 5. Алга атла... Тормыш чытырманын Узар төзәтелгән ялгышлар Дәва итеп янган йөрәгеңә Тургай җырын сиңа багышлар 6. Очкын чәчеп бер елмаеп җибәр Артта калсын әрнү, янулар Маяк булып әйдәп барыр өчен Йөрәкләрдә серле сөю бар #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

162

0