
16 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 «Миңа бит аларның икесе дә кирәк, — диде ир, яңа гына ачыш ясагандай. — Ник мин кадерлеләрем өчен көрәшмим әле. Сафринәнең туганы Мирзабәкне кулыңда күрә икән, чатнатып: «Бу — Солтанбәкләр оныгы», — дип әйт. Әгәр ул һаман балага дәгъва белдерә икән, мылтык теле белән сөйләш». Нурихан мылтыгын чорма башына ук ташлаган иде. Кыекка баскыч сөяп, соңгы теләкәне менгәч, ул бер мәлгә төртелеп торды. Сафринәләр капка төбендәге җигүле ат арбасына сакаллы бер ир иске-москылар ташый. Кара, болар тавыш-тынсыз гына авылдан сыза! Йөрәгенә бала хәсрәте суккан кеше моңарчы җир астын казып төшәр иде. Туганы да Сафринә сыңары бугай. Ул очракта өн-тын чыгармау гадәти хәл. «Бүре ашаган», вәссәлам. Күкрәкне изгән зынҗыр өзелеп, сулышлар иркенәйде. Алда куркыныч упкын юк иде инде. Кичкә табан Нурихан улын алырга барыр, һәм алар, ике ир-егет, туп-туры авылның иң чибәр кызын димләргә китәр. Ә ишегалдыңда яшь килен аяк басарлык түгел: утын да утын. Хуҗа җиң сызганып шуларны җыештырырга кереште. Ул үзе дә бакча карачкысы иде. Кырынмаган килеш Шәрифәгә күренде. Аның эчке дөньясында да, абынсаң, кул-аяк сынарлык тәртипсезлек иде. Нибарысы мәхәббәте генә үзгәрми, үз төсендә саклана #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
340
0