
"Пар каен"
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Мәктәпне бетерү белән Казанга чыгып киттем. Әткәй гомер буе тегермәндә эшләде, әнкәй фермада сарыклар карады. Ул сарыклардан туйганымны әйтер аңлатып бетерерлек түгел. Өйдә бит кеше күп булса биш- алты сарык тота. Аларның бәрәнләү көннәре дә төрлечә була. Ә фермада ике йөз сарык! Алар бәрәнли башлагач, без әнкәй белән фермада куна идек. Бәрәннәр үлергә тиеш түгел. Кая анда ашау яки дәрес әзерләү! Иртән көч- хәл белән киемеңне алыштырасың да аякларны өстерәп мәктәпкә чыгып китәсең. Синең башыңда дәрес түгел, баш миендә бары тик сарыкларның акырганы, бәрәннәрнең бәэлдәгәне генә. Кая анда дөрес җавап бирү. Укытучы сөйләгәндә, баш үзеннән- үзе партага авыша, маңгай килеп терәлгәч тагын уянып китәсең, аннары тагын сарыклар тавышы астында йокыга таласың гына, звонок шалтырый. Меня шулай итеп укып, мәктәпне бетердем дә, әнкәйгә әйттем: Бер атнага түгел бер көнгә дә авылда калмыйм. Туйдым синең сарыкларыңнан. Ераккарак китәм, дидем дә, Казанга чыгып киттем. Анда әнкәй ягыннан туганнарыбыз бар иде. Шулар ярдәме белән заводка эшкә урнаштым. Рәсимә, ялкытмадыммы сөйләп дигәндәй, Таһирга карап куйды. -Юк,юк,бик кызык икән, сөйлә әйдә, сөйлә!
Сылтамалар:
345
0