Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

Көннәрдән беркөнне Рәсим Гайфетдин абзыйларга керде. Керде һәм… шуның икенче көнендә үк бөтен авыл халкына таралган хәл булды. Кичен түбән очтан көтү кайта гына башлаган иде, ни күрәбез: Гөли урам уртасына чыгып басты. Койма буена яисә капка төбенә түгел, нәкъ менә урамның уртасына! Өстендә бик матур, зәңгәргә ак чәчәкләр төшкән күлмәге, үзе тәмам үзгәреп, чибәрләнеп киткән, бит урталарына алсулык бәреп чыккан. Ә инде күзләре… Гөли- нең гадәттә уйчан, битараф карашлы күзләре хәзер ниндидер эчке нурлану, хисләнү, куаныч белән балкып торалар иде. Терлекләрен каршыларга капка төбенә чыккан кешеләр аптырады бу хәлгә.

Тэглар:

152

0