
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025. Илсөяр Иксанова "Юрамагыз"
Юрамагыз язмышымны - Язылмаган маңгаема, Язылмаган йөзләремә, Язылмаган күзләремә. Юрамагыз язмышымны - Бәхетемне, Ялгышымны, Сөюемне, әрнүемне, Югалтулар, Табышымны... Карамагыз җанны телеп, Сөйләмәгез җанга тиеп. Күзләремдә зәңгәр хыял, Алларымда, бәлки, кыя Бәлки диңгез, бәлки упкын, Бәлки ярга яткан дулкын, Бәлки давыл... Юрамагыз. Юрамагыз язмышымны. Язылмаган ул тузларга, Билгесез ул йолдызларга. Күзләремә, йөзләремә- Беркая да язылмаган Язмышымны үзем язам... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИлсөярИксанова #Юрамагыз #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
133
0