Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Сабакташлар. Туган якка таба юлым тотсам, Күчәреннән хәтер ычкына. Тышауларын өзеп ашкына ул, Туктатырмын димә һич кенә. Сикәлтәле юллар берни түгел, Яңгырлар да киртә булалмый. Әле уңнан, әле сулдан искән Житез жил дә мине узалмый. Узса, мине хәтер генә уза, Ул беренче килеп ярышта. Алдан чаба хәтер. Бу юлларны Ялгышмый ул хәтта ялгыш та. Әнә авыл! Таныш йортлар күркәм! Әнә без укыган таш мәктәп! Хәтер мине бүген балачакка Алып кереп китте житәкләп. Очрашуга диеп кайттым әле, Якын итеп ерак араны. Олы рәхмәт оештырган өчен, Сабакташлар, шушы чараны! Кайтам әле кайта алган чакта, Булыр кайталмаган чаклар да. Бик кайтасым килер. Ул вакытта Көтмәс инде сабакташлар да!

Тэглар:

164

0