
"Сөткә төшкән тычкан" Г. Тукай
15 нче көн #әдәбимарафон2025 Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән. Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый! Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый. Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми, Йөзәдер аркылы, буйга — котылмактан өмид өзми. Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай: Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май. Хәзер бит батмый — тычкан киерелеп майга аяк баскан; Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан. * И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #СөткәТөшкәнТычкан #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
433
0