
Рәшит Бәшәр. " Мәңгелек".
15 нче көн. #әдәбимарафон2025 Мәңгелек. Беркөнне бу ак шомыртлар Әйләнер һәммәсе болытка. Йөзәрләр еракка-еракка... Кар булып яварлар котыпка. Беркөнне бу таулар һәммәсе Сибелер ком булып чүлләрдә... Һәм тирбәлеп торыр яшел мүк Бүген балык йөзгән күлләрдә. ...Үсеп чыгар тагын яшь таулар, Тирән күлдә җәен шупырдар, Шомырт булып үсәр болытлар, Бертуктамый яңгыр шыбырдар Рәшит Бәшәр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #РәшитБәшәрСандугачлыбишек #МиллионТатар #Татнетныүстерүфонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
422
0