
15 нче көн. Йолдызлар коелды. Әхсән Баян.
15 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Йолдызлар коелды Тын суга төн бөе Йолдызлар коелды. Суда ят дөньялар- Йолдызлар коенды. Кул - к өзгн кадәрле, Сыйдырды Галәмне! Төн чиксез вакытка - Бәхеткә әйләнде. Ә иртән сөйделәр Су өстен шук җилләр. Күмелеп дулкынга, Йолдызлар... сүнделәр.
Сылтамалар:
213
0