
Хөббениса әтәче
Әнгам Атнабаев ХӨББЕНИСА ӘТӘЧЕ Соңлап кына Әтәч кайтып керде... Танырлык та түгел, ләхәүлә! Кикрик китек... Күз төбендә фонарь... Аяк аксак — чак-чак сөйрәлә... Хөббениса, Әтәченә карап, Әрнеп-әрнеп болай сөйләнә: — Тагын күршеләрдә булдың инде?! Тагын гөнаһ кылдың, туемсыз! Үзеңнең бит унбиш тавыгың бар — Менә дигән, карап туйгысыз! Яныңнан бит дер калтырап кына, Йомшак басып кына узалар, Бер чакырсаң, унбише дә килә, Ни теләсәң — шуңа ризалар. Ә син, — харап! — шпор шалтыратып, Күкрәк киереп йөргән буласын, Өстәвенә, мактанасын әле Янәсе дә, иртә торасың. "Кикрикүк!" дип сөрән саласың да Эшең бетте! Эшнең калганы Мескен тавык җилкәсенә төшә: Күкәй салу, чебеш каравы. Ә син көн дә кәҗә сукмагында Сөйрәләсен, адәм актыгы! Йә, күршенең тавыклары казмы, Томшыклары әллә алтынмы? Шул кәнтәйләр өчен канга батып Кайткан идең үткән атна да! һаман тәүбә итмәгәнсең икән — Тавык — тавык инде кайда да! Малны иясенә охшамаса, Харам була, диләр — дөрестер. Бигрәк Хәтмуллама охшагансың... Кит! Күз алдымда торма, себерке! ...Хөббениса, шулай тиргәп-каргап, Азгын Әтәченә җим сипте.
468
0