15 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова  "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

15 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

#әдәбимарафон2025 Ир, тезләнеп, хатынның уң чиләгеннән чишмә суы капты. Яшьлектәге хыялларның чынга ашар көннәре дә бар икән... Наратлык кызлары тау сукмагында «ялгыш» очраган егетләргә су эчертә иде. И көнләшә иде шулардан Нурихан. Аның да Шәрифәнең тылсымлы чиләкләренә иренен тидерәсе килә иде.Ә тәкәббер кызның талканы коры: әз генә якынлашсаң да, карашы белән утлы табада кыздыра...Хатын уйлары белән еллар төпкеленә чумганын белми, йотылып җавап көтә: «Килерсең бит?» Ә Нурихан элекке чаклардагы кебек дөрләп кабынмый инде, аның дәшмәвеннән һәм басынкы кыяфәтеннән сизгер Шәрифә, әлбәттә, бу кичен дә, алдагы кичләрен дә ялгыз уздырачагын аңлый. — Әй лә! Оедым тәмам, — диде Озын толым. — Атыңны эзләсәң — тау сыртында.Сиңа ялына-ялварамы соң бу горур хатын! Яратуыннан тәгәрәп үлгәндә дә хисләрен буып тотачак бит ул. Әнә суының тамчысын да түкмичә йөгерә... Алар шулай аерылырга тиеш микәнни?! — Шәрифә! Хатын сөрлегеп туктады, әмма артына борылмады. — Кичкә көт, яме? Көт! — диде ир. — Көтәм, Нурихан җаным... — диде сулкылдаган Шәрифә. — Кил, кил... Яратып туялмаган кешеңне газаплау гөнаһтыр ул. Нурихан үзе кичергәннәрне дошманына да теләмәс иде. Озын толым гомер буе аны тилмертеп яшәтте. Хәер, ирдә дә гаеп бар иде: ул Сафринә атлы бер ялгышы белән мәхәббәт дөньясын каралтты... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

411

0