15 нче көн. Гәүһәрия. Ләйсән МУСИНА

15 нче көн. Гәүһәрия. Ләйсән МУСИНА

Авылдашлары Гәүһәрияне гаепли. Мари кызы башын әйләндерде улыңның, ризалык бирәсең калмаган, дип тиргиләр аны. Ана кеше нишләсен инде. Баламның тормышы көйләнсен, дип теләде бит ул. Беркөнне ишек тавышына имәнеп китә хатын. Әллә кеше ишек шакый, әллә көзге җилләр «шаяра», никтер шүрләп кала. Аяк очына баса-баса гына баскыч төбенә чыкса, ни күрсен хатын: Сәүбәне башын иеп басып тора. Ана баласын күрү шатлыгыннан елап җибәрә, улын кочаклап ала. Кочаклаган килеш, артка караса, аптырап китә: Сәүбәннең артында ике бәләкәй бала басып тора. Сәүбән – гәүдәле, нык ир. Балалар шуңа әтиләре артыннан күренмиләр дә. «Ай, җаныйкайлары-ы-ым», – дип кенә әйтә ала бу балаларны күргәч Гәүһәрия. Оныклары белән беренче күрешүе шундый була. – Әни, гафу ит инде, – дип сөйли башлый ир. – Сиңа хәбәр итеп булмады. Ниләр генә кичермәдек шушы берничә ел эчендә. Алена белән Гена – улым һәм кызым. Бу – Гәүһәрия, сезнең әбиегез, – диде ир, күзләрен түгәрәкләндереп торган балаларына карап. – Киленем кайда соң, кайтмадымени? – диде аптырап калган ана. – Әни, әйдә, өйдә сөйләшик, юлдан соң балалар да арыды, – ди ир. Чәй өстәле артында Сәүбән Настя белән аерылышканын, хатынының эчәргә яратуын сөйләде. Гәүһәрия берни дәшми сабыр гына тыңлап утырды. Сәүбән балаларны аякка бастырырга күп акча кирәген, шуңа күрә Себергә эшкә китәргә җыенуын да әйтте. «Балаларны сиңа калдырып торырмын дигән идем, әни», – дип тә өстәде ир. Гәүһәриягә бу сүздән соң бөтенләй шок булды. Ана эчтән янды, көйде. Ничә ел рәтләп сәлам хаты да язмаган улы аңа менә шундый үтенеч белән кайткан. Гәүһәриянең үзенең дә 2 баласы бар бит әле. Ул да яшәрүгә таба бармый. Анасына 3 ел дәвамында кайтып күренергә дә вакыт таба алмаган улының гозерен кабул итмәскә дә хакы бар иде Гәүһәриянең. Тик газизенең сабыйларын ничек алып калмасын, ди. Әни бит ул! Өй иркен, барысына да урын җитә. Улы да бит бөтенләйгә китми, балаларын кеше итәр өчен акча эшләргә бара. Улыма ярдәм итмәсәм, хатыныннан да аерылган көнендә, үз-үзен белештерми әллә ниләр эшләп куюы бар, дип уйлый ана. Сәүбән Себергә бөтенл

Тэглар:

501

0