
15 нче көн. #әдәбимарафон2025
Ралия Султанова ( Әһлиуллина ) Без әнинең... Мин әнинең бәбие, Төпчеге һәм нәние, Сөйгәне, яратканы, Юмакае, иркәсе, Зифа буйлы нечкәсе, Шагыйрәсе, көнчесе, Булышчысы, эшчесе. Гаиләдә мине кадерләп Төпчек диеп атыйлар. Һәммә матур эшләремә Сөенәләр, мактыйлар. Апа - аның зур кызы, Алтыны ул, йолдызы, Уңганы, иң төплесе, Безгә дә үрнәк кызы. Туганым - аның көмеше, Аңа бер дә тимиләр. Без игзәкләр булсак та Аңа төпчек димиләр. Әти - аның зур малае Зурдан аңа таләпләр. Көне буе эшләсә дә, Интекмиләр түләпләр. Әтием күктән төшкәнне Көтеп утырмый бер дә. Мал-туар күпләп асырый Һәм спонсор ул безгә. Бишәү бергә булсак кына, Без бербөтен булабыз. Дөньяның барлык рәхәтен Шунда шына тоябыз. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РалияСултановаӘһлиуллина #БезӘнинең #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
163
0