Физәлия Дәүләтгәрәева "Яшен"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Яшен"

15нче көн #әдәбимарафон2025 Алмаз шәһәрдәге фатирын үз исеменә яздырып, авылдагы өйләрен хатынына яздырды. Бу хәл биш туганга җыелышып киңәшергә сәбәп булды. Араларындагы иң өлкәне Илдар, Алмазга карап, сүз башлады: “Шулай, туганнар... Әнкәй, безнең белән киңәшмичә, Алмаз яшәп яткан йортны Алиягаа яздырган. Хаклымы ул, хаксызмы, үзе генә белгән. Моңа хәтле Алмаз Алия йортында яшәде. Бар көчен шул йортка салды. Ни дисәң дә, Алмазның шәһәрдә фатиры бар. Акыллы башы бар, куллары бар. Ә сеңлебез ике бала белән җимерек йортта яшәп ята. Нишлибез, туганнар?”. Күпме генә бәхәс куертсалар да, бер фикергә килә алмады биш туган. Һәркем үз фикерен, үз хаклыгын раслады. Тавыш-гауга чыкты. Туганнар бер-берсеннәнн читләштеләр, аралашмас булдылар. Туган йортка кайтучы, җыелучы булмады. Шулай, тора-бара туган йортның җылы учагы сүрелде... Ата милкен бүлә алмау туганнарны дошман ясады. Кайчандыр авылның горурлыгы булган биш туган турында халыкта төрле сүз китте. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Яшен #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

128

0