
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 15 нче көн. Рәшит Бәшәр Ана телем
Ана телем – татлы тел, Олуг тел ул, затлы тел. Олпат тел ул, данлы тел, Күп гасырлык шанлы тел. Әрем тел ул, тәмле тел, Гөлле тел ул, ямьле тел. Куркак түгел, батыр тел, Күп михнәтләр татыр тел. Сихәтле тел, шифа тел, Бик назлы тел, зифа тел. Дошманнарга дошман тел, Бик кирәктә куштан тел. Ипле тел ул, әйбәт тел, Сертотмас тел, гайбәт тел. Моңлы тел ул, гамьле тел, Чая тел ул, зәмле тел. Хәйләкәр тел, сабыр тел, Тирән уйга салыр тел. Шаян тел ул, купшы тел, Ана телем – шушы тел!
173
0