
Зөлфәт Хәким.Юлларда бозлавык.
15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Мин чабам еракка, яктырак тарафка, Ник болай тайгак соң бу юллар? Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?! Артымда сагынып кем елар?! Караңгы көннәрдән, качкандай җеннәрдән, Мин чабам еллардан-елларга. Уйлыймдыр янәсе, яшәүнең мәгънәсе, Үтү дип бу тайгак юллардан. Мин чабам еракка, яктырак тарафка, Ник болай тайгак соң бу юллар? Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?! Артымда сагынып кем елар?! Бозлавык юлымда, язмышым кулымда, Бикләдем мин салкын өемне. Давылдан да зәһәр, буранласа әгәр Башымдагы уйлар өере. Мин чабам еракка, яктырак тарафка, Ник болай тайгак соң бу юллар? Исән-сау җитә алсам кем көлеп каршылар?! Артымда сагынып кем елар?! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗөлфәтХәким #Юллардабозлавык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58
217
0