
"Пар каен"
15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Таһир, машинасын кабызгач та, кулларын машина руле өстенә куеп, бераз үзалдына уйланып утырды. Нишләде соң әле ул? Гомерендә беренче тапкыр хатынын алдады. Әллә кире өйгә кереп, хатынының җылы куенына сыеныргамы? Заказны отменять иттеләр дип алдаргамы? Әллә мин сине алдадым дип, дөресен әйтергәме? Таһир, ни эшләргә белми, газга басты. Аның бөтен әгзасы бу мизгелдә инде шофер иде. Күзләре юлны күзәтә, куллары руль һәм тизлек тартмасында, аяклары газ белән тормоз башмакларында. Берничә минуттан ул инде Чаллының Уфа-Минзәлә юлы чатында иде. Күңеле дөрес сизенгән икән, Казаннан утырып кайткан юлаучы хатын кызы белән хаман юл читендә басып тора. Таһир, выжылдатып, машинасын алар каршысына туктатты да, -Мадам, такси подана, садитесь пожалуйста, дип алдагы уң ишекне киереп ачып куйды. Алинә таныш кешене күргәч, бала- чага кебек, кулларын чәбәкләп, -Әни, менә әйттем бит мин сиңа, ул яхшы абый дип. Ә син миңа ышанмадың!- диде дә тизрәк машина ишеген ачарга үрелде .
Сылтамалар:
212
0