15 нче көн. Гәүһәрия. Ләйсән МУСИНА

15 нче көн. Гәүһәрия. Ләйсән МУСИНА

...Еллар үтә тора, Гена төрле кызлар белән шулай яшәп каравын дәвам итә. Ул арада Гәүһәриянең кызы Гөлнар кияүдән кайта. Берничә елдан соң, баласын әнисенә калдырып, янә кияүгә китә. Юаш кына улы Фәрит өйләнергә кыз таба алмый изалана. Йомшак холкы җиңә, бу эшкә кул селтәп, егет ара-тирә салгалый башлый. Сәүбәне бик сирәк кенә кайтып күренгәли. Икенче тапкыр өйләнгәненә дә берничә ел үткән аның. Ул инде хәзер башка гаилә кешесенә әйләнгән. Әлфиягә өйләнгәч туган кызы Сөмбелне дә бер тапкыр да әнисенә алып кайтып күрсәтмәде Сәүбән. Баласы тугач, Алена белән Генага да «икенче сортлы» итеп карый башлады ир. Имеш, исерек хатын балалары, беренче хатынныкылар. Аның алары да шундый ук кеше инде, югыйсә. Исерек исе «йокмаган». Әнисенең, балаларының хәлләре олы малаена, гомумән, кызыклы түгел иде. Шул рәвешле, Гәүһәриянең һәр оныгы, һәр баласы үз юлын җайлап, көйләп карады. Ара-тирә «гәүһәр»ләре турында онытып та җибәргәләделәр. Алай да, Гәүһәрия балаларына гел яхшы теләктә булды. Төксе карашлары өчен Гена белән Аленага да үпкәләмәде. Кайтуы сирәгәйгән, өйләнгәч, бөтенләй әнисенең барлыгын да онытып та җибәрә язган улы Сәүбәнне дә аңларга тырышты. Югыйсә, өйләнгәч, балаларына әллә ни акча да бирмәде бит ул. Башта хезмәт хакына, аннары пенсиясенә үстерде ул оныкларын. Иш янына куш булыр, дип, пенсиядә килеш тә эшләп йөрде. Менә хәзер яңа буын онык – Динар аның янында. Күңеле киң, өе иркен бит, барысы да елыша, үзенә җылы почмак таба монда. Теләгәнчә үз көенә барысы да «биетә» Гәүһәрияне. Ә ул, чыннан да, бик изге күңелле. Әллә исе китми, әллә күрсәтми. Аның күңелен тыңлаучы да, сораучы да, ишетүче дә юк. Ара-тирә сынаучылар гына булгалый. Ташка да, ашка да аш белән генә җавап бирә Гәүһәрия. Бүген дә Динарның елавы юкка булмаган икән

Тэглар:

528

0