
Әдәбимарафон2025 15 нче көн
Кеше кайчан матур? Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда үзе яккан учакка; ятлар белән танышканда күзләре җылынганда; шул җылылыкның рәхәтен җаның белән тойганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — ерак дусын очраткачтын, елаганда кочаклап; җырлаган чакта җырының моңында эрегәндә; бәхеткә таба чапканда, күршеңә юл биргәндә. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — шигырь тыңлаган чагында уйга чума белгәндә; мәхәббәтен сүзсез генә аңлаткан мизгелендә; бәхет белән сөйләшкәндә бәхетнең үз телендә. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — иң авыр минутында да тормышка гашыйк хәлдә; сөйгән ярын югалтса да, сөюен саклаганда; иң «гөнаһлы» гыйшыкның да сафлыгын аклаганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып; замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда. Ренат Харис
518
0