15 нче көн  Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

15 нче көн Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

Барысы да җайланды. Иртәнге көтүне куганда, Шәяхмәтләр морҗасыннан май исе катыш сыек төтен чыкты. Яшь килен, көтү куып кайтучы бөтен хатыннарны телсез калдырып, көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде. Тик сәгать иртәнге тугызлар тирәсендә генә Шәяхмәтләрнең өенә итәкләрен бөрмәсенә кыстырып күтәргән бер хатын җәһәт-җәһәт кенә килеп керде. Туп-туры түргә узып сәкегә утырды. Бу кодагый иде. Моны Кара Чыршыда бик яхшы беләләр иде.

Тэглар:

177

0