15 нче көн. Роберт Миңнуллин "Уйларым"

15 нче көн. Роберт Миңнуллин "Уйларым"

Яшәсәң иде уеңны Уйлар-уйламый гына... Яшәп булмый шул дөньяда Уйлар уйламый гына. Уйларым минем тезгенсез: Сулда да, уңда да... Уйларым әллә кайларда: Тегендә дә, монда да... Уйларымны кысам бик еш Йөрәгемә, учыма. Тырышсам да чыга алмыйм Уйларымның очына... Күңелдәге уйларымны Булмый ла тыеп кына... Җырлар язам, уйларымны Уйдырып, уеп кына.

Тэглар:

183

0