
15 нче көн #Әдәбимарафон Галия Сафиуллина "Сыналган мәхәббәт"
Картлар йортындагы ялгыз ана. Тәрәзәгә карап моңлана. Гомер китабының һәр битенә Туктала да нидер уйлана... Картлар йортындагы ялгыз ана... Язмыш аны никтер каргаган. Фәрештәләр, бәхет өләшкәндә, Бер тамчы да бәхет салмаган. Гомер узган аккан сулар кебек, Гөрләп үскән өйдә балалар. Ни булды соң, әйтче, дөньяларга? Туган нигезләре корыган. Картлар йортындагы ялгыз ана Дога укый газиз улына. Ул баласын көтә, очрашуны... Таякларын тоткан кулына... 5 нче бит #ГалияСафиуллина #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүренәшрияты #44
179
0