Унбишенче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"

Унбишенче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"

Рифаттан да хат килә торды: «Мин озакламый ял алам да киләм», диеп язды. Асия көтте, яраткан кешегә шулчаклы ышанасың икән: һәр сүзе алтын бәясенә тора. Хат саен: «Отпуска бирмәделәр...» Әнисе: «Сагынасыңдыр, бала, сагынганны мәтрүшкә чәе баса», диеп, кипкән мәтрүшкә, каклаган сарык ите белән мичтә бәрәңге телемләп киптереп, посылкалар салды. Ул аны шундый саклап кына, елый-елый ашады. Их... Үз ягыма кайтсам, жиргэ ятып, Тыңлар идем үлән үскәнен, Тыңлар идем чалгы тавышларын, Кичке жылы жилләр искәнен. Асия эчтән генә жыр башлады, тик күз яшьләре жыр сүзләрен бүлеп, тамак төбенә төер булып тыгылды...87 нче бит #ЗифаКадырова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

141

0