
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
Кем син? Милләтең кем диеп сорасалар, Һәрчак әзер аның җавабы. Ата-бабайларым татар булган, Ә мин – шул нәселнең дәвамы. Бу дөньяга тугач, минем телем “Әннә”, “әттә” диеп ачылган. Туу турындагы таныклыкка Минем татар диеп язылган. Татар булып тугангадыр инде Үз милләтем миңа кадерле. Телен, динен сатканнардан бераз Ерактарак тору хәерле. Татар булсаң, мәңге татар бул син, Өздереп әйт әйтер сүзеңне! Күзгә карап сөйләш, менә шунда Яратырлар синең үзеңне! Татар булып туып, кемнәрнеңдер Татар булмаулары бик гаҗәп. Кемлегеңне аңлый алмагачтын, Бу дөньяда яшәү ник хаҗәт? Ата-бабаларың кем соң синең? Татарлардыр, казып карасаң? Дөресрәк булмас иде микән, Кемлегеңне белми яшәгәнче, Бу дөньяга килеп тормасаң? әдәбимарафон #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатнетныҮстерүФонды #ҖәвитШакиров
177
0