
14 нче көн. Гәүһәрия. Ләйсән МУСИНА
«Гәүһәлия-я-я-я», – дигән тавышка сискәнеп уянды хатын. Төшләнеп, тавышның кайдан килгәнен абайламады башта. Аш бүлмәсеннән оныкчыгы Динар кычкыра икән. Үзе калагы белән өстәлгә шакып утыра. Шул рәвешле иртән ашарга сорый онык. Гәүһәрия апа өстенә халат кына элде дә йөгерә-йөгерә чәй куйды. Ул арада газ плитәсенә табасын утыртты. Кызган таба өстенә шарт итеп йомырка ватып салды, «чыжжжж» иткән тавыш аш бүлмәсен яңгыратты. Бу тавыштан кечкенә Динар куркып калды, ахрысы. Елап ук җибәрде. Гәүһәрия апа йөгереп малай янына килде, «улым, улым» дип баланы кочаклап юатырга кереште. Малайның исә акырып елавы арта гына барды. Елавына өстәп, үкси-үкси, «Гәүһәлия-я, Гәүһәлия-я» дип тә кычкыра башлады. Каршына тәлинкә белән йомырка тәбәсе китереп куйгач кына тынычланды малай. Өрә-өрә, ипиләп ашый башлады... Динар – Гәүһәрия апаның кызы Гөлнарның улы. Көн саен иртәнге алтыда уяна да кычкырып утыра шулай. Башка берәүнең баласы булса, озаграк йокларга теләр иде. Динар андый түгел, күрәсең. 5 яшьлек малай бик иртә уяна. Гәүһәрия апаның кызы Гөлнар беренче иреннән уңмады. Менә хәзер яңа бәхет эзләп, янә икенчегә кияүгә китте. Улы Динарны әнисендә калдырды. «Ияләшеп бетүгә үзем белән алып китәм, әни. Синдә яшәп торсын инде әлегә», – диде Гөлнар. Әни кеше каршы киләмени, кызы тормышын җайласын гына. Әлбәттә, ризалашты. Нишләп онык әби өенә сыймасын, ди, инде, сыя. Гәүһәрия апа үзе аяклары сызлап җәфалана. Тынгысыз яшь бала артыннан йөгереп йөрү дә ардырып җибәрә кайчак. Хатын-кыз монысына гына түзә. Башка әйбер өчен борчыла ана. Кызы Гөлнарның икенче ире белән яши башлавына да елдан артты. Баласын һаман үзе янына алмый. «Әни, тагын бераз торып карыйк инде», – ди ул. Үз анасыннан озак аерылса – читләшер, хәлләр шул рәвешле мөшкелләнер. Әнисен тыңламас, дип, ана белән бала мөнәсәбәте өчен генә борчыла Гәүһәрия апа.
107
0