13 нче көн. ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП. Әсхия АБДУЛЛИНА-КОСТИКОВА

13 нче көн. ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП. Әсхия АБДУЛЛИНА-КОСТИКОВА

Тәслимә шатлыгын уртаклашырга дип авылга әнисенә шалтыратты. -Әнкәй, котлыйм, оныкчыгың туды. Малай алып кайтты Ландышың. Мин дә әби булдым, әнкәй, дип шатлыклы күз яшьләрен сөртә-сөртә әле генә булып узган вакыйганы әнисенә сөйләп аңлатты. -Балакаем, минем сүзләр аркасында иртәрәк тапты инде ул. Мин жүләр, таптым сөйләргә сүз. Ул Марсель миңа ни пычагыма кирәк булды инде, җә? -Аңламадым, әнкәй, нинди сүз ул? -Әй, Марсельнең суга батып чүт үлмәве турында инде. -Әстәгъфирулла, ни булгааан? Сөйлә әле бутамыйча гына, ашыкмыйча гына, әнкәй. -Баткан, теге олы тәгәрмәчле матай белән карда чабалар бит әле, шуның белән инеш өстеннән чапкан. Кар астында боз юка булган. Матае әйләнеп капланган, нык тирән җир булмаган үзе, тик барыбер бик озак чыга алмаган. Шуышып чыгарга хәле беткән, куллары бозга ябышып каткан. Ярый яшьләр кышкы буранда да тау башында йөриләр икән. Башта матаеның тавышын ишеткәннәр. Боз ватылган тавышларны ишетеп, матай тавышы тынуга көч-хәл белән көрт ерып барып җиткәннәр берәүләр, тик тартып чыгара алмаганнар. Телефоннарыннан шалтыратып авылдан таяклар, такталар алып килергә кушып кешеләр чакырып, чыгарганнар. Хәле бик начар, бар әгъзаларына дә салкын тигән дип, Казанга ук алып киткәннәр. Анасы янында саклап ята икән. Имансыз бала, безнең Ландышкаебызны бәхетсез итте. -Әй, әнкәй, алай димә берүк. Исән-сау терелсен. Ландыш та табар, исән булсак, үз бәхетен. Кемгә дә үз баласы бик кадерле. -Тәүбә, тәүбә. Әйттем исә кайттым. Миңа нәрсә, ашыйсы ашым ашалган, яшисе елым яшәгән. Исән булсын. Кызым, бәләкәчкә нинди исем сайладыгыз соң? -Әнкәй, баланың әти-әнисе исән. Мин кысылмыйм. Үзләре сөйләшерләр. Әнисенә тыныч картлык, саулык теләп Тәслимә телефонны куйды да пыр тузып оныгы янына барырга әзерләнә башлады.

Тэглар:

467

0