
14 нче көн. Гәүһәрия. Ләйсән МУСИНА
Гәүһәрия, балаларны алып китәсеңдер бит, дип әйткән сүзеннән үзе оялып та куйды. Бер белмәгән хатынның фатирына ничек оныкларын җибәрергә уйлады соң ул. Әллә кабул итә ул балаларны Әлфия, әллә юк. Җитмәсә, үзенең дә баласы бар. Өй иркен, барлык балаларга да урын җитә үз өендә. Шушындый уйлар йөгереп узды ананың күңеленнән. Алена белән Гена 9нчы сыйныфны бетергәнче әбиләре тәрбиясендә үсте. Тик, «әби» дип, бик сирәк әйтте аңа оныклары. Гел исеме белән дәштеләр, «Гәүһәрия» дип. Урысчалы-татарчалы сөйләшүче оныклары әллә «әби» сүзенең мәгънәсен аңлап бетермәде, әллә аларга «әби» дип әйтергә кирәген аңлатучы кеше булмаган... Әллә инде күрше-тирәнең, авыл халкының әбиләренә гел «Гәүһәрия» дип дәшкәннәрен ишетеп үсеп, шундый гадәт калганмы. Гәүһәриянең «әби» дип әйтүне өйрәтергә үзенең дә уена килмәде. Ул моңа никтер бер дә игътибар бирмәде, ияләшкән, күрәсең. Мондый төр эшкә вакыты да калмады. Аның башка мәшәкатьләре күп. Юасы-җыясы, пешерәсе, укытасы. Эшенә, кибетенә йөгерәсе. Мәш килде Гәүһәрия. Балалары, оныклары өчен чапты да чапты. Авыл халкы аңа сокланып та, сынап та карый иде. Чыннан да, сокланырлык та, сынарлык та. Ире киткәч беркайчан кеше янында зарланып, мескенләнеп еламый, кайгысын сөйләми. Өч баласын, оныкларын үстерә. Кайвакыт үзенең артык ихлас, самими холкы белән сәер хәлләргә калып, авылдашларыннан кырын карашлар алып, төртмәле сүзләр ишетсә дә, исе китми. Әллә исе китеп тә, йотып барырга өйрәнгән... «Гәүһәрия апа, шул балаларың дип йөгерәсең дә йөгерәсең, алар сиңа «әби» дип тә әйтә белми бит?» Алена белән Генаның төксе аралашуын ишеткәләгән авылдашлары кайвакыт шулай дип төрттерә кибеттә күрешкәч. Гәүһәрия апа исә боларны ишетмәмешкә салыша, «ипи алдым, шырпы алдым» дип, алган әйберләрен барлый-барлый, ишектән чыгып та китә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Гәүһәрия #ЛәйсәнМУСИНА #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
480
0