
13 нче көн. ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП. Әсхия АБДУЛЛИНА-КОСТИКОВА
-Ә бала, Алтынай? Ул бит инде сине әнисе дип уйлаган. -Юк, кызым. Ул әнисен белә иде, хәтта бик яхшы белә иде. Әни дигән сүздән, әни кешедән курка иде. Апа дип эндәшә иде. Әйе, мин дә ияләшә башлаган идем. Үзем бала табып үстермәгәч, мин ул хәтле авыр кичермәдем, дөресен әйткәндә. Өметем генә өзелде гаилә белән яшәргә. Сабираның минем белән параллель класста авылның иң чибәр кызы дип саналучы Сания исемле сеңлесе укый иде. Чынлап та бер кашык су белән йотардай, көзге каршында гына тотардай матур иде ул. Чая, усал, матур, ну, аңгыра, укуда инде, укуда. Көч-хәл белән укуын бетерде дә, читкә туганнарына киткән диделәр. Без алар белән бер дә аралашмадык. Дошман күрә идек инде, чего скрывать. Вот шул Сания Украинада яшәгән, бала-чагасы булмаган, әллә язмышы шулай язылган булган, башта апасын бар дип тә белмәгән Сания берзаман Казанга кайтып төшә. Мин әле Мәгъсүм белән араны өзеп тә бетермәгән идем. Әллә Мәгъсүм бер күрүдә гашыйк булган моңа, әллә әби кушкан боларны бала хакына. Белмим. Короче, Сания белән Мәгъсүм бик тиз уртак тел тапканнар, ул Саниянең авызына гына карап тора дип ишеттем. Йомшак характерлы иде инде ул, үз сүзен бастырып әйтергә курка иде. -Балалары булганмы соң? -Юк ахрысы. Алтынайның үзенең гаиләсе бардыр инде. Минем кызыксынганым юк. Кеше тормышы миңа нигә? -Әтине каян эзләп таптың? Бу кеше минем әти түгел, димәк? Тәслимә моңсу күзләрен кызына төбәп, юк, балам, син аныкы түгел, диде. -Мин авылдан килгәч пединститутка укырга кергән идем. Ул чакта коммерческий вуз дигәнне ишеткәнебез дә юк. Авыл мәктәбендә татарча алган белемең белән я керәсең, я юк инде. Мин укый башладым, шунда Илгизәр исемле егет белән таныштым. Дусларча гына йөрдек. Аннары юлларыбыз аерылды. Мин институтны ташлап бизнеска киттем. Баш-аягым белән базар хатынына, Тәслимәдән Таняга әйләндем. Мәгъсүм белән танышкач, ул мине ресторанга чакырды. Гомеремдә беренче мәртәбә мин ресторанда булдым. Шунда, надо же, мине Илгизәр танып алды. Мин танымадым да. Телефонымны сорады. Еллар узып та ул шалтыратмады, мин дә онытып бетергән идем инде.
488
0