
Рәзил Вәлиев.Көз офыгы
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Көз офыгы Көз әле алтынсу биләүдә – Мин инде җәйләрне сагынам. Сагышның мәйданы киңәя – Офыклар киңәйгән чагында. Соңгы кат сөенеп калыйм, дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар. Яңгырый хушлашу авазы Күкләрдән, таулардан – бар яктан; ...Йөрәгең өзелер бер мәлдә – Агачтан өзелгән яфрактай. Тик һаман кошларга ияреп, Талпына күңелем югары. Бәхетнең үзенә илтә күк Күктәге кошларның юллары. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев #Көзофыгы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
415
0