
14 нче көн. #әдәбимарафон2025
Гөлүсә Закирова. ЭНЕКӘШ. Повесть Позицияда ни көтәсен беркем белми кайсы яктан сюрприз очып чыгар менә. Әнә, чыгып барганда, бер иптәшләре «лепесток»ка басты, көзге яфрак арасында барын да абайлап бетерә аласыңмыни - егетне алып кына очырды. Аякны бер басуда өзеп ата торган яна заман коралы. Ул да түгел, Әмирне дә бүрәнә белән китереп сылаган- дай булды. Бер мизгелдә баштан йөз төрле уй үтте, аяклары урынында, тик селкетерлек хәле генә юк. Снаряд кыйпылчыгы аркасына эләккән икән, броник саклады, юк, әнкәсенең догалары, мөгаен... - Лә иләһә иллаллаһ... - Физик, вставай, быстро, надо бежать. - Сулим тавышы бу. Айнытып җибәрде. Тик басарлык хәле юк. - Бар, Сулим, булмый, мин соңрак, үзем. -27-
433
0