
14 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 Таңны ул этә-төртә көчкә аттырды. Ат җигәм дип абзарга керсә — аран буш иде. Малкай тау битендә утлыйдыр. Анда үлән куе һәм сусыл. Ир, йөгәнен беләгенә элеп, шунда китте. Кояш нуры тауга чәчелгән, күз камаша. Нуриханның әллә акылы зәгыйфьләнгән, әллә күзенә күренә: сукмактан, иңнәрендә пар чиләкләрен җырлатып, Шәрифә килә иде. Нурихан, саташам дип, чытырдатып күзләрен йомды. Ачты... Ә хатын һаман килә дә килә иде... Ул әнә аңа карап көлемсерәгән, аптырамый. Өч-дүрт адым кала икесе дә туктадылар. — Пәри кызы микән соң, дим? — Һи, Нурихан, җен-пәри әтәчләр кычкыргач йөрми ич инде, — диде Шәрифә, кызарып. Бит очла- ры алсуланган хатын дөньяның бер чибәре иде. — Чиләкләрең авыр, бир миңа, Шәрифә. — Әй лә! — Шәрифә ярты сүәм читкә тайпылды. — Үтәсеңме? — Юк, сукмак тар, сыймам. — Әй лә, таза Мортаза! — Коең саекты мәллә? Ерактан су ташыйсың? — Бу чишмә суы, Нурихан. Болганып куерганчы йөгердем әле. — Кем болгатыр икән тау чишмәсен? — диде ир. — Сандугачлар коена анда, — диде хатын. Аның кәефе әйбәт иде. Их, ничәдер сәгатьтән ул Нуриханның саубуллашмыйча гына авылдан табан ялтыратачагын белсә икән! — Чишмә суы тәмледер, — диде ир, ничек тә җебемәскә тырышып. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
324
0