"Пар каен"

"Пар каен"

14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Жәйге көн озын булса да, аның да киче бер җитә шул. Чаллыга кайтып җиткәндә кичке җиде тулып узган иде. Шофер, Рәсимәләрне юл чатында төшереп калдырды да, хушлашып, Яңа шәһәр ягына юл алды. Көн дими төн дими юлда йөрү барыбер алҗыта кешене, ул да тагын бер пассажирын өенә кадәр кайтарды да, тугызынчы комплекска, хатыны, кызы янына ашыкты. Олы кызы, әнисе кебек бик иртә кияүгә чыгып, үз тормышы белән яши, ә кечесе, Сәйдәсе әле быел гына ун яшен тутырды. Балаларының икесен дә яратса да, кечесен бигрәк нык ярата шул ул. Әллә инде үзенә ошаганга, әллә төпчек булганга?! Ирләр уллары белән мактанганда да исе китми аның. Һии, малай ни, кыз ни, үзеңнең бәгырь җимешең бит инде. Ничек малайга,кызга бүлеп булсын аларны? Квартир ишеген ачуга борынына тәмле итле аш исе килеп бәрелде. Хатыны маладис шул аның. Атна буена кибеттә эшләп, хәле бетеп кайтып егылса да, аш- суны тәмле итеп әзерли, бер нәрсәгә иренеп тормый. Әнә бүген дә аның кайтуына ашын да пешергән, чәй яныңа катлы пирогын да өлгерткән. -Әнисе, мин кайтып җиттем! Синең догаларың белән юлым имин булды!

Тэглар:

338

0