Физәлия Дәүләтгәрәева "Кошлар канат ярганда"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Кошлар канат ярганда"

14нче көн #әдәбимарафон2025 ... Ару-талуны белмәгән бу тынгысыз кошчыкны күзәткән Мәрсиләгә ул кай ягы беләндер Һәнүзне хәтерләтте. Ул да бит көч салып, тырышып-тырмашып, сөеп-яратып сыңар канаты астында нәни кошчыгын үстереп ята. Кайчак абынгалап алса да, бала хакына тагын үрмәләп торып баса. Туендыра, киендерә, тәрбияли, белем бирә, юата, яклый-саклый, кеше итәргә тырыша... Ярата. Үзе хакында онытып, әти кеше бүгенгә кызы өчен яши. Кошчыгына канат чыгара. Бүгенгә кызы, аның язмышы әтисе өчен беренче урында. Ата аркасы – кала аркасы. Балага иң күәтле кеше – ата. Вакыты җиткәч кече кошчыгы да, рәхмәтле канатларын җилпеп, башкалары артыннан зур җиһанга очып китәр. Ә әлегә ул җылыда, тәрбиядә туган оясында канат яра. Аерма шунда гына – Һәнүзнең әлегә пар кошы юк. Нишлисең, монысы инде язмыштан. Түзәргә кирәк. Әтиле-кызлы бүген аларга икесенә җиңелрәк. Өченче берәү аларның тормышында әлегә артык. Үз бәхетеннән ваз кичеп булса да, Һәнүз кызының балачагын бәхетле итәргә тырыша. Намус белән ата-ана бурычын үти. Кайчан да булса, бәлки, аңа да язмыш елмаер, пар канаты табылыр. Ә бүгенгә ул, кайгыртучан ата сыерчыктай, сөекле баласына әти дә, әни дә булырга ымтылып, нәни кошчыгын багып үстерә. Бүгенгә шунда аның бәхете. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Кошларканатярганда #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

208

0