
14 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала".
Сүзне Васфикамал башлады. -Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән курыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләтеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам... Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде.
151
0