Габдулла Тукай "Ана догасы"

Габдулла Тукай "Ана догасы"

14 нче көн. #әдәбимарафон2025 Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып. Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын: Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #Анадогасы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

487

0