
13нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала"
Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер беркөнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде. Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде.
185
0