Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Үзгәрдек, әллә нишләдек... Үзгәрдек, әллә нишләдек, Әллә ни булды безгә... Кая чапканны белмибез, Берни күренми күзгә. Үзгәрдек, әллә нишләдек, Сөенеп көлмибез дә. Тирә-якта матурлыкны Без инде күрмибез дә. Үзгәрдек, әллә нишләдек, Нәрсәдәндер шүрлибез. Кемгәдер барып сыеныр, Җылыныр җир эзлибез. Үзгәрдек, әллә нишләдек, Өмет юк күзебездә, Елмаю – йөзебездә. Нилектән шулай икәнен Белмибез үзебез дә. Элек алай түгел идек, Чапмасак та өлгердек, Башны артка ташлап көлдек, Матурны күрә белдек. Хыялдан өметләр үрдек... Уйламадык, белмәдек, Алда ни-нәрсә көтәсен Хәтта төштә күрмәдек. Белмәдек өмет сүнәсен, Болай бәргәләнәсен... Кем белгән соң дөньясының Асты өскә киләсен?

Тэглар:

198

0