13 нче көн. Күбәләкләр. Әхсән Баян.

13 нче көн. Күбәләкләр. Әхсән Баян.

13 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Күбәләкләр Күбәләкләр утны сөяләр, Утка кунып, яңа, көчләр. Каргамагыз рәнҗеп, әй гөлләр, Әллә нишләп, сезгә чит алар, Алар сезне ташлап китәләр. Күбәләкләр утны сөяләр. Күбәләкләр утны сөяләр. Кисәтүләр күпме, шелтәләр- Тыңламыйлар мәңге һич мәгәр, Тын бәхетне мыскыл итәләр. Утка кунып көйсә көяләр, Тик барыбер утны сөяләр. Күбәләкләр утны сөяләр... Әллә иде мактау кирәкме Яктылыктан качкан бөҗәкне? Нидер бардыр янган мизгелдә, Нидер бардыр андый үлемдә- Күбәләкләр утны сөяләр.

Тэглар:

221

0