Әдәбимарафон2025  13 нче көн

Әдәбимарафон2025 13 нче көн

Бүләк Син яшисең җирдә. Һәр мизгелдә Барлыгыңны тоям җаным белән. Яннарымда бары син булганга Тормыш өермәсен җиңеп киләм. Син яшисең җирдә. Кояш һәм ай – Олы мәхәббәткә шаһит алар. Без бит бәхет өчен яратылган! Җилләр ярсып-шашып кабатлыйлар. Син яшисең җирдә. Язмышыма Бүләк булып. Ходай миңа биргән. Күпсенмәче, дөнья, бәхетемне, Яшим әле ярсу йөрәк белән. Сания Хәйретдинова

Тэглар:

550

0