13 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

13 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

#әдәбимарафон2025 ...Шәрифәнең тәрәзәләре дөм караңгы иде инде. Күңеле белән ир ызбага үтеп, хатынның мамык юрганын рәтләде: «Өшемә, бәгырь кисәк!» Күңеле белән аның колагына гомер буе эчендә йотып саклан- ган сүзләрен пышылдады: «Мин сине яраттым, Озын толым...» Икенче бүлмәдә тагын берәү бар иде. Өченче кеше иде ул. Нурихан күңеле белән аны да йоклатырга урын эзләде. Чит балага, җитмәсә, көндәш баласына Шәрифәдә тар булмас микән? Булмастыр, булмастыр, малай Нуриханның ярты өлеше бит. Их, аныкы гына шул. Ә Озын толым өчен Мирзабәк чаттагы җиденче багана иде. Авыр сулады ир. Баягы шатлык-сөенеч язгы кар кебек эреп акты. Шәрифә һәм Мирзабәк... Кайсысын сайлыйсың, дисәләр, җавап юк, чөнки икесе дә йөрәккә якын. Тыкрык башында ул Фазыл белән очрашты. Атка атланган бригадир, сызгыра-сызгыра, Сафринәләр очыннан менеп килә иде. — О-о, Нурихан абый #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

382

0